Табиб-белгечләр бригадалары составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керә. “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе барлык районнарны да колачлый: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшеренүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала.
Акция башланганнан бирле 73 385 кеше тикшерелгән. Барлыгы 43 658 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 27 146 флюорография, 16 512 маммография. 3439 кешенең канында — глюкозаның, 4578 кешенең канында холестеринның югары дәрәҗәсе, 7183 кешедә — югары кан басымы, 4749 кешедә — артык авырлык, 3364 кешенең тәмәке тартуы ачыкланган. 374кешедә — яман шешкә, 388 кешедә — шикәр чиренә, 41 кешедә — туберкулезга, 1770 кешедә гипертониягә шик туган, 1 кешедә миокард инфаркты ачыкланган.
Социаль яктан әһәмиятле авырулар ачыкланган яисә җитди авыруларга шик булган барлык гражданнар диагнозны ачыклау, дәвалау өчен контрольгә алынган.
Бригадалар үз эшләрен алты маршрутта график буенча дәвам итә.
“Сәламәтлек поезды”нда тикшерелү өчен табибка алдан язылырга кирәкми – кабул итү “тере чират “ тәртибендә алып барыла.
“Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе кысаларында 13870 кеше коронавирустан вакциналауның беренче этабын үткән, шул исәптән 5312 — 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Яңа коронавирус инфекциясеннән 9108 кеше (60 яшьтән өлкәнрәк 3039 кеше) вакциналауны тулысынча төгәлләгән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы