+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Сәламәтлек саклау
24 Сентября 2021, 08:55

Яңа ФАП ишекләре ачылып тора!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.  

Яңа ФАП ишекләре ачылып тора!Яңа ФАП ишекләре ачылып тора!
Яңа ФАП ишекләре ачылып тора!

“Нурания Миңнебаева — Мәчетле районының Тәкә авылындагы менә шушы фельдшер-акушерлык пунктының хуҗабикәсе. Ул - тәҗрибәле медик, урындагы кешеләрнең сәламәтлек сагында 36 ел тора. Элек ул иске, авария хәлендәге бинада кабул итә иде, ә хәзер пациентларын яңа, заманча модульдә каршылый.

Яңа ФАПта фельдшер кабинеты, прививка ясау, процедуралар, тикшеренү бүлмәләре бар. Җиһазландыру да яхшы — биредә беренчел медик-санитар һәм ашыгыч ярдәм күрсәтелә, анализлар тапшырырга була. Һәркемгә уңайлы.
Мондый ФАПлар Мәчетле районында җиде. Искеләрне сүтеп, яңаларны төзедек.

Барлыгы республикада быел 81 фельдшер-акушерлык пункты төзибез. Бу кешеләр медицина ярдәме артыннан еракка бармасын, чиратларда утырмасын, оператив һәм сыйфатлы медицина ярдәмен яшәгән урынында алу мөмкинлеге булсын өчен эшләнә.

Фото: https://vk.com/wall413272232_699526

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас