-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 сентябрь 2021, 14:35

Янә 19 якташыбыз дөньядан китте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 64 мең 551гә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция йоктыручылар исемлегенә 355 кеше өстәлде.  

Янә 19 якташыбыз дөньядан китте...
Янә 19 якташыбыз дөньядан китте...

Әле республика дәваханәләрендә 693 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 437 пациент 60 яшьтән өлкән. 49 якташыбызның хәле авыр, 11 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 6 194 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3502 пациент 60 яшьне узган. Бер тәүлектә республикада 278 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 56 168.

Тәүлек эчендә тагын 19 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Шулай итеп, Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 1496га җитте, аларның 1230ы 60 яшьне узган. Бер тәүлектә 171 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 163 кеше пневмониядән савыккан.

Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 067 452 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 15 459.

Республикага Covid-19дан 1 686 708 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 261 971 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 74,8 проценты). Вакциналауны тулысынча төгәлләүчеләр - 1 155 713 кеше. Бер тәүлектә 5 045 кеше вакциналанган (1нче компонент белән - 2036, 2нче компонент белән - 3009).

Фото: news.myseldon.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: