+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 сентябрь 2021, 16:35

Янә 20 якташыбызны каһәрле ковид алып китте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 64 мең 933кә җитте.

Янә 20 якташыбызны каһәрле ковид алып китте...
Янә 20 якташыбызны каһәрле ковид алып китте...
Соңгы тәүлектә 382 кешенең инфекция йоктыруы билгеле булды.


Әле республика дәваханәләрендә 685 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 431 пациент 60 яшьтән өлкән. 41 кешенең хәле авыр, 11е үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.


Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 6 171 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3491 пациент 60 яшьне узган. Бер тәүлектә республикада 393 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 56 561.


Тәүлек эчендә тагын 20 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 1 516га җитте, аларның 1248е 60 яшьне узган.


Бер тәүлектә 165 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 170 кеше пневмониядән савыккан.


Республикага Covid-19дан 1 686 708 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 270 226 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 75,3 проценты). Вакциналауны тулысынча төгәлләүчеләр — 1 161 532 кеше. Бер тәүлектә 14 074 кеше вакциналанган (1нче компонент белән — 8 255, 2нче компонент белән — 5 819).

 
 
Фото: pskov.kp.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: