+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 сентябрь 2021, 21:40

Грипптан вакциналандыгызмы?

Республика белән идарә итү үзәге социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

Грипптан вакциналандыгызмы?
Грипптан вакциналандыгызмы?

“ОРВИ һәм грипп сезонында сәламәтлегеңне саклауның иң нәтиҗәле ысулы — вакциналану.

Башкортстанда 2021-22 еллардагы эпидемия сезонында гриппка каршы 2 400 000 кешегә прививка ясау планлаштырыла. Бу - халыкның 60 проценты. Шул исәптән балалар — 493 мең, өлкәннәр 1 900 000, йөкле хатыннар 7000 кеше.

Соңгы күрсәткечләр буенча, 800 мең өлкән кеше вакциналанган. Аларның 99 435е - “Ультрикс”, 695 693е “Совигрипп” белән вакциналанган.

Моны белү мөһим:
грипптан вакциналангач, иммунитет 2-4 атнада формалаша;
ковидка һәм гриппка прививкалар арасында кимендә бер ай үтәргә тиеш.

Табиблар декабрьгә ныклы иммунитет булсын өчен шәхси прививкалар календарен дөрес планлаштырырга киңәш итә”.

#ЦУРБашкортостан #вакцинация

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: