+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 сентябрь 2021, 14:55

Ковид бер тәүлектә янә 20 гомерне өзде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 65 мең 684кә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 374 кешедә ачыкланды.

Ковид бер тәүлектә янә 20 гомерне өзде...
Ковид бер тәүлектә янә 20 гомерне өзде...

Әле республика дәваханәләрендә 675 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 425 пациент 60 яшьне үткән.
35 кешенең хәле авыр, 9 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 6 752 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 814 кеше 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 67 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 56 702.

Тәүлек эчендә республикада тагын 20 кеше COVID-19 корбаны булды. Барлыгы вафат булучылар саны - 1 555. Алар арасында 60 яшьне үткәннәр - 1 283.

Бер тәүлектә 153 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 145 кеше пневмониядән савыккан.

Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 099 950 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 4 643.

Республикага Covid-19дан 1 759 308 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 272 427 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 72,1 проценты). Вакциналануны тулысынча төгәлләүчеләр саны - 1 163 706 кеше. Бер тәүлектә 1 100 кеше вакциналанган (1нче компонент белән — 531, 2нче компонент белән 569 кеше).

Фото: newsivanovo.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: