Ире белән барлык хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгәннәр (битлек, перчаткалар, кибеттән соң азык-төлекне эшкәртү, телефонны сөртеп тору), тик бу чир барыбер гаиләне урап узмаган. «Башинформ» журналисты белән әңгәмә вакытында бу ханым коронавирус белән авырып, Зубово COVID-үзәгенә ничек эләгүе турында сөйләгән.
"Ирем миннән өч көнгә иртәрәк авырып китте: үзен начар хис итә башлады, ангина башланды. Мин аны коронавируска тикшерелергә җибәрдем, ул ПЦР-тест тапшырды. Мин 27 августта авырып киттем, температураны үлчәтергә булдым – градусник 37,2 градусны күрсәтте. Хәер, бернинди көчле билгеләр дә юк иде, бары бераз гына баш авыртты, томау башланды. Мин дә ПЦР ясаттым. Икебезнең дә уңай тест нәтиҗәсе килде. Ирем чирне аяк өсте кичерде. Аның үпкәләр зарарлануы 20 процент күрсәтте, минеке — 7 процент», - ди Лидия Исламова.
Ир белән хатын, дәвалаучы табибның барлык киңәшләрен үтәп, өйдә дәваланалар. Лидия Гыйндулла кызын гомер буе көчле аллергия ютәле эзәрлекли, ковид хәлне тагын да кискенләштерә.
"Минем сулыш алу системасы, күрәсең, бу йөкләнешне күтәрә алмады. Температура төшмәде, 38,2 градус дәрәҗәсендә торды. Табиб-терапевт госпитальләштерү турында карар кабул итте. Кирәк икән, димәк, кирәк. «Ашыгыч ярдәм» машинасында мине Зубово ковид-госпиталенә алып киттеләр. Дәваханәдә үпкәләрнең 75 процент зарарлануы ачыкланды...“
Бу хакта тулырак: https://www.bashinform.ru/news/1650212-patsientka-zubovskogo-covid-tsentra-v-stenakh-gospitalya-idet-postoyannaya-borba-za-zhizn/
Фото: Олег Яровиков