+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 сентябрь 2021, 14:55

Стәрлетамакка заманча томограф кайтарылды

Стәрлетамакның 1нче шәһәр дәваханәсенә компьютер диагностикасы өчен күпфункцияле аппарат кайтарылган.

Стәрлетамакка заманча томограф кайтарылды
Стәрлетамакка заманча томограф кайтарылды

Җиһазлар поликлиниканың ремонтланган кабинетында беренче катта урнаштырылган. Дәваханәнең баш табибы Андрей Палтусов сүзләренә караганда, яңа аппарат ярдәмендә тәннең теләсә кайсы өлкәсен тикшерергә һәм күп авыруларны диагностикаларга мөмкин. Томографта 32 кисемтә бар, алар төгәл диагностикалау мөмкинлеге белән белән аерылып тора.

- Аппарат эшли башлады, анда пациентлар тикшерелә инде. Әлегә диагностиканы, нигездә, COVID-19га шикләнгән авыруларга ясыйлар, - ди нурланыш диагностикасы бүлеге мөдире Винер Шәрифуллин.

Андрей Палтусов билгеләп үткәнчә, яңа аппарат — шәһәр дәваханәсенә зур ярдәм, бигрәк тә бүген, коронавируска каршы көрәш өчен күп көч салынган вакытта. Ул шәһәр һәм республика халкын күмәк иммунитет булдыру өчен мөмкин кадәр тизрәк вакциналанырга һәм авырулар санын киметергә чакыра.

Аппарат Президент Владимир Путин башлангычы белән оештырылган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча кайтарылган.

Фото: medkrovi.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: