+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 сентябрь 2021, 15:20

20 якташыбыз вафат, 35 пациент авыр хәлдә, 9 кеше аппаратта...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 66 мең 69га җитте. Соңгы тәүлектә инфекция йоктыручылар исемлегенә 384 кеше өстәлде.

20 якташыбыз вафат, 35 пациент авыр хәлдә, 9 кеше аппаратта...
20 якташыбыз вафат, 35 пациент авыр хәлдә, 9 кеше аппаратта...

Әле республика дәваханәләрендә 654 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 387 пациент 60 яшьтән өлкән.
35 якташыбызның хәле авыр, 9 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 6 526 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 624 пациент 60 яшьне үткән.

Бер тәүлектә 611 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 57 313.

Тәүлек эчендә тагын 20 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Шулай итеп, республикада 1 575 кешенең гомере ковидтан өзелде, аларның 1 302се 60 яшьне узган.

Бер тәүлектә 168 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 152 кеше аннан савыккан.

Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 112 924 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 12 974.

Башкортстанга Covid-19дан 1 759 308 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 273 747 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 72,1 проценты). Вакциналануны тулысынча төгәлләүчеләр - 1 165 720 кеше. Бер тәүлектә 3 334 кеше вакциналанган.

Фото: news.myseldon.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: