+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 сентябрь 2021, 14:30

Дүрт шифаханә — Русиядә алдынгылар исәбендә

Алар ел саен үткәрелә торган “ТОП-100 Русия сәламәтләндерү оешмалары” инвестиция җәлеп итүчәнлеге рейтингына керде.

Дүрт шифаханә — Русиядә алдынгылар исәбендә
Дүрт шифаханә — Русиядә алдынгылар исәбендә
Экспертлар ел саен үткәрелә торган “ТОП-100 Русия сәламәтләндерү оешмасы” инвестиция җәлеп итүчәнлеге рейтингы өстендә эшне төгәлләде. Ул быел Сәламәтләндерү туризмы һәм корпоратив сәламәтлек ассоциациясе тарафыннан алтынчы тапкыр үткәрелә.

Әлеге рейтинг үткән ел мәгълүматлары буенча төзелгән, аңа аналитика иң яхшы ТОП-100гә 2016-20 елларга инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге күрсәткечләре динамикасы белән бирелгән.

Рейтингка мәгълүмати ярдәмне Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) күрсәтә. Башкортстанның дүрт шифаханәсе – “Янгантау”, “Танып”, “Йоматау” “Яктыкүл”, рейтингның 5, 12, 25 һәм 65нче баскычында урнашып, “ТОП-100 Русия сәламәтләндерү оешмасы” инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге рейтингына керде.

— Туристлык тармагының шифаханә сегментының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге рейтингы — объектларның сыйфатын һәм инвесторларның активлыгын арттыруны стимуллаштыручы бик мөһим элемент, — дип билгели Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Елена Лысенкова.

Беренче рейтинг 2015 ел өчен күрсәткечләр нигезендә Русиянең иң эре Эксперт РА (RAEX) рейтинг агентлыгы белән Сәламәтләндерү туризмы ассоциациясе тарафыннан төзелгән иде. Рейтингны төзү чорында методология үзгәрмәгән.

— Башкортстанда шифаханә-курорт юнәлеше зур потенциалга ия. Урман һәм су ресурслары запаслары безнең төбәктә сәламәтләндерү, ял һәм актив туризм өлкәсен үстерергә мөмкинлек бирә, һәм сәламәтләндерү оешмаларының дәвалау факторлары тауларны, елгаларны, тайганы берләштерә торган гаҗәеп урыннар белән тулылана, болар барысы да сәламәтләндерү өчен табигый шартлар тудыра, – дип билгеләп үтте Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова.

 
 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: