+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 сентябрь 2021, 11:25

“Кешеләр чиратларда бер-берсенә терәлеп тора..."

Баймак үзәк шәһәр дәваханәсенең баш табибы ковид-госпитальдә ни өчен пациентларның бик күп булуы турында үз фикерләре белән уртаклашкан.

“Кешеләр чиратларда бер-берсенә терәлеп тора..."
“Кешеләр чиратларда бер-берсенә терәлеп тора..."

Баш табиб Таһир Мәүлетов "ВКонтакте"дагы битендә пост бастырган, анда шәһәр супермаркетларының берсендә булганнан соң үз тәэссоратларын сурәтләгән.

"Шәһәр халкының үз-үзен тотышын күзәтәм: эштән соң супермаркетларның берсенә кердем. Халык күп, һәркем тәмле кичке аш әзерләргә тели, ашыгалар, азык-төлек сатып алалар, кассага «тыгыз” чиратта торалар, касса бер генә.... Мондый хәл һәркемгә танышмы? Без моңа күнеккән, без кибеттә башкаларны күрмибез. Һәм һәр көнне бу хәл кабатлана", - дип язган ул.

Ул кибеткә килүчеләрнең битлексез, я битлекләрнең ияккә генә киелүен ассызыклый. Шулай ук Таһир Мәүлетов, ковид-госпитальдә пациентлар бик күп, аларның 60 проценты - Баймак халкы, дип язган. Баш табиб гражданнарның игътибарын битлек кию режимына, метр ярым дистанция саклауга һәм кулларны даими эшкәртүгә юнәлткән һәм барысын да санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә чакырган.

Фото: https://bv02.info/news/novosti/2021-09-28/pokupateli-v-plotnoy-ocheredi-na-kasse-2522891

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: