+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 сентябрь 2021, 09:05

Мобиль вакциналау пунктлары кыскартыла

Башкортстанда коронавирустан мобиль вакциналау пунктлары вакытлыча кыскартылды. Сәбәбе — вакциналау темпларының түбәнәюе, ковид һәм респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар арту сәбәпле, медицина персоналын амбулатор звеноны көчәйтүгә юнәлтү.

Мобиль вакциналау пунктлары кыскартылаМобиль вакциналау пунктлары кыскартыла
Мобиль вакциналау пунктлары кыскартыла

Бүгеннән Уфада өч мобиль вакциналау пункты гына эшен дәвам итә — «Торатау» Конгресс холлында (9-19 сәгатьләрдә), "Башкирия-Лайфстайл" үзәгендә (13-19 сәгатьләрдә) һәм «Планета» сәүдә үзәгендә (13-19 сәгатьләрдә).

Шуны да искәртергә кирәк: авырып, катлаулыклар белән көрәшкәнче, инфекцияне кисәтү яхшырак. Вакциналау социаль әһәмиятле инфекцияләрне кисәтү һәм аларны контрольда тоту буенча иң нәтиҗәле чара булып тора.

Бүгенге көндә республикага коронавирус таралуны кисәтү өчен 1 759 308 вакцина дозасы кайтартылган. 1нче компонент белән 1 273 747 кеше вакциналанган (кайтартылган вакциналарның 72,1 проценты). Вакциналануны тулысынча төгәлләүчеләр - 1 165 720 кеше (1 этаптан 91,5 процент). Тәүлек эчендә 3 334 кеше вакцина ясаткан (1нче компонентны — 1 320, 2нче компонентны 2 014).

Мобиль пунктларда вакциналау «тере чират» тәртибендә уза, Covid-19 прививкасына язылу дәваханәләрдә башкарыла. Вакциналауга берничә юл белән язылырга мөмкин:- “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша .https://www.gosuslugi.ru/;- колл-үзәкнең бердәм телефоны буенча —122;- дәваханәнең регистратурасы аша — шәхсән мөрәҗәгать итеп, яки телефон аша.Поликлиникаларда прививкалар ясау кабинетларының эш режимы 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр, тәнәфессез һәм ялларсыз.

Вакциналау һәм коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча "кайнар элемтә" телефоннары:- Башкортостан Республикасының Ковидка каршы ситуацион үзәге — 8 (347) 218-19-19;коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча — 8 (347) 286-58-27; 8 (347) 279-91-20 (күпканаллы тәүлек буе эшли торган); 122. Шалтырату бушлай.

Фото: ufa.bezformata.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас