+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 сентябрь 2021, 15:25

Баймак кибетләрендә битлек кияләрме?

Бүген Баймак шәһәрендә полиция, район хакимияте һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре челтәр кибетләрендә битлек режимы үтәлүне тикшерделәр.

Баймак кибетләрендә битлек кияләрме?
Баймак кибетләрендә битлек кияләрме?

Моннан тыш, биналарда антисептиклар, битлекләр һәм дезинфекция чаралары булу-булмауны да карадылар. Рейд нәтиҗәләре буенча беркемгә дә штраф салмаганнар, барысы да беренче кисәтү белән чикләнгән.

"Сәүдә үзәкләрен тикшерү әле башланды гына. Моңа кадәр без даими рәвештә җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләрен тикшердек. Шуңа күрә сәүдә нокталары җитәкчеләренә битлекләре булган сатып алучыларга гына хезмәт күрсәтергә тәкъдим ителде", - ди Баймак районы хакимиятенең сәүдә һәм муниципаль ярдәм күрсәтү секторы мөдире Лилия Кәримова.

Искәртеп узабыз, Башкортстанда югары әзерлек режимын үтәүне контрольдә тоту көчәя. Соңгы берничә атна эчендә төбәктә коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының кискен артуы күзәтелә.

Фото: https://bv02.info/news/novosti/2021-09-29/v-baymake-proshyol-reyd-po-soblyudeniyu-masochnogo-rezhima-v-setevyh-magazinah-2524729

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: