-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 сентябрь 2021, 15:20

Хәзер анализлар яңача эшләнә. Ниләр үзгәрде?

Берничә ел элек Башкортстанда медицина анализларын тапшыру структурасы тулысынча үзгәрде. Хәзер анализны дәваханәдә яисә поликлиникада кулдан түгел, ә үзәкләштереп – үтә тиз һәм төгәл аппаратларда ясыйлар. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре белән берлектә Уфаның лаборатория хезмәтендәге үзгәрешләр турындагы актуаль сорауларга җавап бирәбез.  

Хәзер анализлар яңача эшләнә. Ниләр үзгәрде?
Хәзер анализлар яңача эшләнә. Ниләр үзгәрде?

Нәрсә үзгәрде?
2022 елның 1 гыйнварыннан башкалада да хәзер планлы анализларны үзәкләштереп – ике шәһәр дәваханәсе базасындагы лаборатория үзәгендә ясаячаклар, ә аларны, элеккеге кебек үк, поликлиникаларда алачаклар.

Бу болай була: мәсәлән, әйтик, Вася Иванов поликлиникага бара һәм пробиркага кан тапшыра. Пробирканың уникаль штрих-коды бар. Лаборант штрих-кодны сканерлый һәм менә шундый номерның Вася булуын терки.

Якын-тирә үзәкләрнең берсенә канны илтеп бирәләр. Шунда ук дистәләрчә башка поликлиникадан пробиркалар алып кайтканнар. Лаборант аларны ячейкаларга сала, машина үзе бөтен анализларны ясый. Хәзер нәтиҗәләр бердәм мәгълүматлар базасына керсен өчен һәр кодны тагын бер кабат сканерларга кирәк.

Хәзер сезне дәвалаучы табиб аны күрә ала. Дәвалаучы гына түгел, аларны республиканың сез мөрәҗәгать иткән барлык табиблары да күрәчәк. Бу уңайлы — кәгазьләрне сакларга һәм үзең белән йөртергә кирәкми, барысы да электрон рәвештә саклана.

Бу хакта тулырак: https://www.bashinform.ru/news/1651518-v-ufe-analizy-budut-delat-po-novomu-chto-vsem-nuzhno-pro-eto-znat/

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: