+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 сентябрь 2021, 14:35

Ковид корбаннары исемлегенә янә 19 якташыбыз өстәлде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 66 мең 459га җитте. Соңгы тәүлектә инфекция йоктыручылар исемлегенә янә 391 кеше өстәлде.

Ковид корбаннары исемлегенә янә 19 якташыбыз өстәлде...
Ковид корбаннары исемлегенә янә 19 якташыбыз өстәлде...

Әле республика дәваханәләрендә 733 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 436 пациент 60 яшьтән өлкән.
34 якташыбызның хәле авыр, 13 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 6 310 кеше амбулатор дәвалана. Алар арсында 3 812 пациент 60 яшьне үткән. Бер тәүлектә 509 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 57 822.

Тәүлек эчендә тагын 19 якташыбызның гомере COVID-19дан өзелде. Барлыгы вафат булучылар саны 1 594кә җитте, аларның 1 320се 60 яшьне үткән.

Бер тәүлектә 172 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 160 кеше аннан савыккан.

Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 127 475 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 14 551.

Барлыгы Башкортстанга Covid-19дан 1 759 308 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 278 377 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 72,6 проценты). Вакциналануны тулысынча төгәлләүчеләр саны - 1 170 883 кеше. Бер тәүлектә 9 793 кеше вакциналанган.

Фото: perm.aif.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: