Йөрәк... Кешенең дүрт атналык яралгы чагыннан ук тибә башлаган, “җан”, “күңел” кебек төшенчәләр белән чагыштырылган, көн-төн туктамыйча эшләгән кеше организмындагы иң мөһим органнарның берсе. Кызганыч, йөрәк-кан тамырлары авырулары дөньяда көннән-көн арта һәм күп гомерләрне өзә.
Инсультлар ешлыгы буенча Русия дөньяда икенче урында. Бөтен дөньяда ел саен 6 миллион инсульт була, шуларның 450 меңе – Русиядә. Бу – һәр минут ярым саен безнең илдә бер кешедә инсульт була дигән сүз. Кызганычка каршы, безнең илдә инсульттан үлем очраклары башка үсешкән илләрдәге күрсәткечләргә караганда дүрт тапкыр күбрәк. Инсульттан авыру күрсәткече Уфа буенча елына 1000 кешегә уртача 3-4 очрак тәшкил итә. Иң еш күзәтелгәне – ишемик инсульт. Ул 80 процент тәшкил итә һәм инвалидлыкның иң төп сәбәбе булып тора. Ишемик инсульт аеруча атеросклероз, артериаль гипертония белән интегүче кешеләргә яный.
Йөрәк һәм баш мие ишемик авырулары бик күп хәвеф факторлары йогынтысы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шул ук вакытта безнең сәламәтлекнең кайбер күрсәткечләре дә мөһим роль уйный: югары кан басымы, канда холестерин, шикәр дәрәҗәсенең югары булуы, артык авырлык, кан тамырларында тромблар барлыкка килүчәнлек һәм башкалар. Әлбәттә, бездән генә тормаган факторлар да бар: ир кеше булу (хатын-кызлар арасында бу авырулар сирәгрәк очрый), яшь олыгаю, атеросклероз, гипертония кебек авыруларның нәселдә булуы.
Хәвеф төркемендәге һәм кан тамырлары зарарлануын инде кичергән кешеләргә профилактика кирәк: сәламәт туклану, тәмәке тартуны ташлау, физик активлыкны арттыру, тән авырлыгын нормага китерү, кан басымын, холестеринны, шикәрне түбәнәйтү. Кызганычка каршы, бу күрсәтмәләрне барысы да үтәми. Мәсәлән, хәтта Европа илләрендә дә йөрәгендә ишемик авыру билгеләре булган һәр дүртенче пациент тәмәке тартуын дәвам итә, һәр өченчесе артык авырлыктан интегә. Артериаль кан басымының, холестеринның югары күрсәткечләре саклана, диабет белән авыручыларның кандагы глюкоза дәрәҗәсе тиешле контрольдә тотылмый. Табиблар билгеләвенчә, инсульт һәм инфарктларны дарулар ярдәмендә булдырмау чараларына тромблар барлыкка килүне кисәтүче (аспирин һәм аның аналоглары) һәм югары кан басымы йогынтысыннан саклаучы препаратлар (гипотензив чаралар) керә. Холестерин дәрәҗәсен киметү өчен дә чаралар бар.
Кардиологлар билгеләвенчә, яшелчә-җимеш, эре тарттырылган оннан икмәк, майсыз сөт ризыклары, балык һәм майсыз ит ризыкларын куллануны арттырырга кирәк. Бигрәк тә майлы балык файдалы. Майлар куллану азык калориясенең 30 процентыннан артмаска тиеш.
Барлык хәвеф төркемендәге һәм авыру кешеләргә физик активлыкны йөрәк-кан тамырлары авыруы хәвефен киметүне тәэмин итәрлек дәрәҗәдә арттырырга кирәк. Максат – атнасына дүрт-биш тапкыр 30 минутлап булса да физик күнегүләр үтәү. Хәтта чамалы активлыкның да сәламәтлек өчен файдасы бар.
Табибка вакытында мөрәҗәгать итү өчен инсульт һәм инфарктның беренче билгеләрен белү мөһим. Йөрәккә кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәүне күрсәтүче төп билгеләр – йөрәк турысында авыртулар күзәтелү, йөрәкнең кысылуы, яки күкрәк турысында басылу тойгысы. Гадәттә, авыртулар физик активлык вакытында барлыкка килә, тынычлыкта бетә. Әгәр авыртулар тыныч вакытта да барлыкка килә һәм озак үтми икән, моның якынлашып килүче миокард инфаркты билгеләре булуы мөмкин.
Статистика буенча, пациентларның 50 проценты табиб белән очрашканчы ук үлә, шуңа күрә хәтта бик куркыныч булып тоелмаган билгеләр күзәтелгәндә дә сагаерга, табибка күренергә, яки аны чакырырга кирәк.
Инсульт якынлашуы турында сигналлар: гәүдәнең бер ягы, кул-аякларның кинәт кенә оюы, көчле баш әйләнү, баш авырту, сөйләм бозылу.
29 сентябрь — Бөтендөнья йөрәк көне. Ул 2000 елдан Бөтендөнья йөрәк федерациясе башлангычы белән үткәрелә. Бу көнне йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә, бу өлкәдә белемне арттыруга багышланган төрле чаралар оештырыла. Сез дә йөрәккә игътибар кирәклеген онытмагыз!
Ләйсән Якупова.