+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 сентябрь 2021, 12:35

Һаман шашына ковид...

Бер тәүлектә яңа антирекорд куелды — 21 якташыбыз инфекция корбаны булды. Барлыгы коронавирустан вафат булучылар саны 1 594кә җитте, аларның 1 341е 60 яшьне узган.  

Һаман шашына ковид...
Һаман шашына ковид...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 66 мең 879га җитте. Бер тәүлектә аларның исемлегенә тагын 420 кеше өстәлде.

Әле республика дәваханәләрендә 730 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 416 пациент 60 яшьтән өлкән. 41 якташыбызның хәле авыр, 13 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 6 200 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 802 пациент 60 яшьне үткән.
Тәүлек эчендә 512 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 58 334.

Бер тәүлектә 180 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 167 кеше пневмониядән савыккан.

Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 143 826 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Соңгы тәүлектәге тикшеренүләр саны – 16 352.

Башкортстанга Covid-19дан 1 759 308 доза вакцина кайтарылган. 1нче компонент белән 1 282 792 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 72,9 проценты). Вакциналануны тулысынча төгәлләүчеләр - 1 175 839 кеше. Бер тәүлектә 9371 кеше прививка ясаткан.

Фото: pronedra.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: