+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 октябрь 2021, 11:10

“Башкортстанда күрелгән чаралар эпидемик хәлне яхшыртырга тиеш”

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы Башкортстанда кабул ителгән антиковид чикләүләре турында Уфаның Дим районындагы 3нче шәһәр клиник дәваханәсе баш табибы Фәнил Шәмигуловның фикерен җиткерә. Табиб әйтүенчә, чаралар үз вакытында күрелә һәм, ахыр чиктә, алар республикадагы эпидемиологик хәлне тотрыклыландырырга ярдәм итәр.

“Башкортстанда күрелгән чаралар эпидемик хәлне яхшыртырга тиеш”
“Башкортстанда күрелгән чаралар эпидемик хәлне яхшыртырга тиеш”

Табиб сүзләренә караганда, республикада июльнең икенче яртысыннан яңа коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләр саны арта. Яңа ковид-госпитальләр ачыла. Вирус штаммы мутацияләнә. Авыру процессы башкача үтә, дәвалау элекке схемаларга бирешми. Ел ярым эчендә вирусны дәвалау буенча яңа, инде 12нче рекомендация кертелгән.

"Мондый хәлдә хакимиятнең бурычы — килеп туган эпидемиологик хәлгә йогынты ясау. Шулай итеп, COVID-19 белән бәйле хәл аркасында Башкортстан Башлыгының карары үз вакытында кабул ителде. Радий Хәбиров инфекция таралуны мөмкин кадәр киметү өчен шундый җаваплылыкны үз өстенә алды.

Әле төбәктә бу чаралар бик мөһим.
Беренчедән, әле республиканың барлык халкына вакциналанырга, бу ысулның гына аларны, аларның якыннарын, хезмәттәшләрен, әйләнә-тирәдәгеләрен саклаячагын аңларга кирәк. Бу яхшы нәтиҗә бирергә тиеш.
Икенчедән, битлекләр кию, җәмәгать урыннарына баруны чикләү авырулар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк», - ди Фәнил Шәмигулов.

Фото: Олег Яровиков

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: