+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 октябрь 2021, 14:35

Кабул ителгән чаралар 4нче дулкынны туктатырга тиеш

Кабул ителгән антиковид чикләүләре Башкортстанда COVID-19ның 4нче дулкынын туктатырга ярдәм итәчәк, ди Республика клиник йогышлы авырулар үзәгенең баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов. Бу хакта ул “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләгән.

Кабул ителгән чаралар 4нче дулкынны туктатырга тиеш
Кабул ителгән чаралар 4нче дулкынны туктатырга тиеш

«Чынлыкта, авыручылар саны бик тиз арта. Халык тынычланды һәм вируска җиңел карый башлады. Битлек киеп йөрүдән туктадылар, дистанцияне үтәмиләр, кунакларга йөриләр, җәмәгать урыннарына еш булалар. Менә хәзер инфекция таралуның гаилә учаклары башланды. Республикада режимны катгыйландыру турындагы указ коронавирусның 4нче дулкынын туктатырга ярдәм итәр дип уйлыйм. Бу - республика Башлыгы Радий Хәбировның бик вакытлы карары.

Аралашуны чикләү һәм инфекция йоктыру юлларын өзү өчен катгый чаралар кертергә кирәк дип саныйм. Хәзер госпитальгә инфекцияле кешеләр бик күп килә, гаиләләре белән авыру йоктыралар. Мәсәлән, хәзер көн саен безнең госпитальдән савыгып чыккан 30 кеше теркәлсә, 50 авыру килә. 14 яшькә кадәрге балалар арасында авыручылар күп. Безнең республикада балалар арасында аралашуны чикләү өчен кайбер мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү турында карар вакытында кабул ителде. Минем уйлавымча, шул рәвешле инфекция тапшыру чылбыры өзеләчәк, моның өчен, уртача алганда, ким дигәндә 15 көн кирәк.

Хәзер барлык кешеләргә дә бәйләнешләрне чикләү, иҗтимагый чараларны азрак үткәрү бик мөһим. Беләм, кайбер кешеләр вирус аларга кагылмас дип уйлый. Бу алай түгел, бөтен кешегә дә кагылачак. Вирусның яңа штаммы агрессивка әйләнде, инкубация чоры кимеде, инфекция бик тиз йога. Бер карасың, яшьләр авыруны җиңел кичерә кебек — ютәл, томау гына бар, ә инде 5-6 көннән алар кислородка бәйле була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: авыручылар арасында коронавирустан прививка ясатканнарның нибары 1-2 проценты гына авырый, алар күпкә җиңелрәк кичерә. Өстәвенә, хәзер ОРЗ, ОРВИ сезоны да җитте. Алда — грипп, һәм ул авыр булачак. Барысына да прививка ясатырга киңәш итәм", - ди Азат Мөхәммәтҗанов.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: