-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 октябрь 2021, 10:35

Пандемияне башкача туктатып булмый!

Коронавирус белән бәйле хәл көннән-көн катлаулана бара. Ковид-госпитальләр тулы. Шул ук вакытта вакциналау темплары кимеде. Бу хакта фикерен әйтүне сорап, без Зубовадагы ковид-госпиталь табибәсе, бүлек мөдире Зәлифә Йосыповага мөрәҗәгать иттек.  

Пандемияне башкача туктатып булмый!
Пандемияне башкача туктатып булмый!

— Мин үзем дә, якыннарым да вакциналанган. Тулы ышаныч белән әйтә алам: вакциналанганнар инфекцияне авыр кичерми. Реанимациядә, нигездә, вакциналанмаганнар ята. Зур эпидемия вакытында һәркем авырырга мөмкин, ләкин вакциналанганнарга авыр катлаулылыклар янамый.

Хәзер балалар да, яшьләр дә авырый. Кызганычка каршы, инфекцияне җиңә алмаганнар, үлүчеләр саны да көннән-көн арта. Һәркемгә прививка ясатырга ныклы киңәш бирәм. Аеруча өлкән яшьтәге туганнары, әти-әнисе белән яшәүчеләр бу мәсьәләгә җитди карасын иде. Пандемияне башка төрле туктатып булмый, — диде Зәлифә Мөхәммәт кызы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: