+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 октябрь 2021, 10:00

Табиблар чаң суга!

Республикада вакциналау темплары кимеде. Авыручылар, үлүчеләр саны артты. Республика Башлыгы Радий Хәбиров, Зубоводагы ковид-госпитальдә булып, хәл белән үзе танышкан һәм бу хакта социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост һәм видеоязма урнаштырган.

ufa.bezformata.com
Фото:ufa.bezformata.com

“Инде берничә көн табиблар чаң суга: республикада коронавируска каршы вакциналау темплары кимеде, кешеләр авырый, бигрәк тә прививка ясатмаган кешеләр. Бу кыска видеода безнең табибларның "кызыл зона"лардагы батырлыгын карарга тәкъдим итәм. Иң мөһиме — чирләүчеләргә һәм гомерләре өчен көрәшүчеләргә карагыз. Без аларга ярдәм итәргә тырышачакбыз. Әмма күпләрне югалтабыз. Реанимациядә һәм ИВЛда вакциналанган бер генә кеше дә юклыгына үз күзләрем белән күреп инандым.

1 октябрьгә план буенча без Башкортстанда яшәүчеләрнең 80 процентын коронавирустан вакциналарга тиеш идек, ә факт буенча прививканы 50 проценттан аз гына артык ясаттык. План — ул саннар гына түгел, ул төгәл математик исәп. Билгеләнгән күрсәткечләргә ирешкәч кенә без коллектив иммунитетка ирешәбез һәм нормаль тормышка әйләнеп кайта алачакбыз.

Республикада коронавирус белән хәл чагыштырмача тотрыклы, әмма популяр булмаган чаралар күрергә кирәк. Моны илдәге һәм дөньядагы гомум хәл таләп итә. Ковидка каршы штаб утырышында без берничә карар кабул иттек. Кайбер оешмаларга ике документ: вакциналау узу турында сертификат, яки соңгы 6 ай эчендә кичерелгән коронавирус турында белешмә булганда гына килергә мөмкин булачак.

Без бу чараларны этаплар буенча керттек:4 октябрьдән дәүләт һәм муниципаль музейларда, театрларда, китапханәләрдә, мәдәният йортларында, кинотеатрларда, шулай ук киңкүләм спорт чараларында булу өчен чикләүләр кертелә.12 октябрьдән әлеге исемлеккә сәүдә үзәкләре, шәхси музейлар, күргәзмә заллары, китапханәләр, кинотеатрлар, концерт заллары өстәләчәк; прививка турында сертификатсыз яки кичерелгән авыру турында белешмәсез шәһәрара автобусларга һәм «Орлан» шәһәр яны поездына билет сатып алып булмаячак.18 октябрьдән чикләү чаралары матурлык салоннарына, косметика, СПА-салоннарга, солярийларга, мунчаларга, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплексларына, фитнес-клубларга, бассейннарга, рестораннарга һәм кафеларга (аларда 50дән артык утырту урыны булса) кагылачак.

Имза салынган указ 14:00 сәгатьтә чыгачак. Шулай ук бүген барлык процедуралар буенча тулы аңлатмалар басабыз.

Без үз сәламәтлеге турында борчылучылар өчен хәвефсез шартлар тудырырга һәм өлкәннәребезне якларга тиеш», — дип язган республика җитәкчесе.

Бу хакта Зубово ковид-госпиталендә эшләүче табибә, бүлек мөдире Зәлифә Йосыповадан комментарий бирүен сорадык.— Мин үзем дә, якыннарым да вакциналанган. Тулы ышаныч белән әйтә алам: вакциналанганнар инфекцияне авыр кичерми. Реанимациядә, нигездә, вакциналанмаганнар ята. Зур эпидемия вакытында һәркем авырырга мөмкин, ләкин вакциналанганнарга авыр катлаулылыклар янамый. Һәркемгә прививка ясатырга ныклы, җитди киңәш итәм. Аеруча өлкән яшьтәге туганнары, әти-әнисе белән яшәүчеләр бу мәсьәләгә җитди карасын иде, — диде Зәлифә Мөхәммәт кызы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: