+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 октябрь 2021, 20:02

Учалы дәваханәсе ябылмаячак!

Биредә яңа корпус төзеләчәк.

Учалы дәваханәсе ябылмаячак!
Учалы дәваханәсе ябылмаячак!

- Учалы үзәк шәһәр дәваханәсен беркем дә ябарга планлаштырмый. Киресенчә, ул үсә һәм модернизацияләнә, яңа хирургия корпусы төзелә, ул 2022 елда файдалануга тапшырылачак, - дип белдерде Учалы шәһәре һәм районы халкы белән очрашуда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

Ул шулай ук Учалыда 300 урынга исәпләнгән яңа балалар поликлиникасы төзеләчәген һәм өлкәннәр поликлиникасына капиталь ремонт үткәреләчәген сөйләде.

Исегезгә төшерәбез: Учалы халкы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм Русия Президенты Владимир Путинга медицина ярдәме сыйфатына зарланган иде. Алар, Учалы районы дәваханәсен үзгәртеп корганнан соң авыруларны 100 километр ераклыкта урнашкан Белоретка алып баралар, ә анализларны эшкәртүне берничә көнгә сузалар, дигән иде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: