-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 октябрь 2021, 16:35

”Сәламәтлек поездлары" эшен киләсе елга да дәвам итәчәк

Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

”Сәламәтлек поездлары" эшен киләсе елга да дәвам итәчәк
”Сәламәтлек поездлары" эшен киләсе елга да дәвам итәчәк
”Сәламәтлек поездлары" Башкортстанның ерак торак пунктлары буйлап йөрүне төгәлләде.


Ярты ел эчендә алар үзләренең төп бурычларын үтәде — авыл кешеләренә шәһәрнекеләр белән беррәттән иң яхшы табибларда сыйфатлы медицина тикшеренүен узу мөмкинлеге бирде, дип язган төбәк Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә.


Районнарда барлык теләүчеләр бушлай тикшеренү уза, флюорография, кардиограмма, маммография ясый, тар белгечләрнең киңәшләрен ала һәм COVID-19дан прививка ясый алды.


Агымдагы елның апреленнән Башкортстанда күчмә пунктлар табиблары 75 496 пациентны кабул итте, 44 644 тикшеренү – 27 788 флюорография һем 16 856 маммография үткәрде. “Сәламәтлек поездлары”нда белгечләр 3 547 кешенең югары глюкозасын, 4 669 кешенең “начар" холестеринын, 7 381 кешенең югары кан басымын ачыклаган. Табиблар 375 кешедә яман шеш авыруларына, 390 кешедә шикәр чиренә, 41нең туберкулезга, ә 1790ының гипертониягә шикләрен ачыклаган. Шулай ук бер кешенең миокард инфаркты да барлыгы беленгән.


Бу диагнозларны алга таба дәвалау өчен 2 596 пациент тикшеренүгә җибәрелгән. Бу - кешене авыр авырулардан, ә кайбер очракларда аның гомерен саклап калырга ярдәм итүче иң иртә диагностика.


"Без проектны киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!" — дип, төбәк Башлыгы "Сәламәтлек поездлары"ның җәйге эшенә йомгак ясаган.


Фото: республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: