-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 октябрь 2021, 15:30

Хәл катлаулы...

4 октябрьгә Башкортстанда коронавирус белән авыручыларның гомум саны 68 797 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 зарарлануның 488 яңа очрагы расланган. Бу хакта республика вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.  

Хәл катлаулы...
Хәл катлаулы...

Барлыгы 59 607 кеше сәламәтләнгән, шуларның 208е – узган тәүлектә. Табиблар COVID-19га 4,1 миллионнан артык тест ясаган.
Төбәктә 6 550 йогышлы койка җәелдерелгән. Буш койка фонды 8 процент тәшкил итә.
Максим Забелин шулай ук республикада коронавирустан күпләп вакцина ясау дәвам итә, дип хәбәр итте. Төбәк инде 1 855 308 доза вакцина алган. 4 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 1 299 326 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, 1 192 901 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы алдан теркәлү яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 145 вакциналау пунктында, шул исәптән мобиль пунктларда ясатырга була.
Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары, Башкортстанның ковидка каршы ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр үзәк белгечләре халыкның 28 840 мөрәҗәгатен эшкәртүен хәбәр итте. Ә 2020 елның 16 ноябреннән (347) 218-19-19 телефоны аша 293 943 гариза кергән. Шалтыратуларның күбесе тест нәтиҗәләрен ачыклау, өйдә амбулатор дәвалауны оештыру, коронавирустан вакцина ясауга язылу белән бәйле.
Римма Үтәшева, ситуацион үзәккә шалтыратулар саны арту сәбәпле, өстәмә рәвештә волонтерлар кирәк, дип билгеләп үтте. Радий Хәбиров кыска вакыт эчендә үзәк штатын тиешле дәрәҗәгә җиткерергә кушты.
«Роспотребнадзор»ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак билгеләп үткәнчә, ведомство белгечләре профильле министрлыклар белән берлектә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, колледжларда, шулай ук сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать транспортында санитар нормаларны үтәү буенча рейдлар үткәрә. Гомуми белем бирү учреждениеләренә килгәндә, республиканың 240 мәктәбендә коронавирус йоктыру очраклары теркәлгән сыйныфларны карантинга җибәрделәр. Моннан тыш, «Роспотребнадзор» тәкъдиме буенча прививка ясаган кешеләр проценты түбән булган, авыру таралуы теркәлгән предприятиеләрдә мәҗбүри вакциналау керткәннәр.
Радий Хәбиров искәрткәнчә, узган атнада оператив штаб утырышы нәтиҗәләре буенча коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә, югары әзерлек режимы турындагы Указга үзгәрешләр кертелде. Ковидка каршы чараларның беренче пакеты 4 октябрьдән эшли башлый. Шуңа бәйле рәвештә төбәк җитәкчесе җаваплы ведомстволарга Указның нигезләмәләрен үтәүне катгый контрольдә тотарга кушты. Кирәк булганда, хокук саклау органнарын да җәлеп итәргә мөмкин.
- Коронавирус белән бәйле хәл вакциналау темпларының кимүе белән катлаулана, - диде Башкортстан Башлыгы. - Шуңа күрә без кешеләрне прививка ясату өчен берничә карар кабул иттек. Бу яктан да мәгълүмати-аңлату эше бик мөһим.

Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/146032.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: