Чарада вице-премьер, Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе вәкиле Галина Пермина, республика дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрының беренче урынбасары Денис Слепов катнаштылар.
Брифинг ВКонтакте социаль челтәрендә туры эфирда трансляцияләнде.
Максим Забелин билгеләвенчә, коронавирус белән авыручылар күбәя бару сәбәпле, поликлиникаларга йөкләнеш күпкә арткан. Шуңа күрә әле вакытлыча диспансерлау, профиклатик тикшерүләр, план буенча ярдәм (кардиология һәм онкологиядән тыш) туктатылган. Министр ассызыклавынча, вакциналау темпларын арттырып, коллектив иммунитет булдырганда, амбулатор челтәргә йөкләнеш кимергә тиеш. Әле поликлиникалардагы зур чиратларның сәбәбе дә шунда.
Брифингта үсмерләрне коронавирустан вакциналый башлау турында да сүз булды. Хәзер балалар да, үсмерләр дә инфекцияне авыррак кичерә башлаган, чөнки вирус мутацияләнә. Ә вакциналау — инфекция таралуны кисәтүнең мөһим чарасы. Әле 12 яшьтән өлкәнрәк үсмерләр өчен вакцина теркәү тәмамланып килә. Максим Забелин дистанцион укуга күчүнең дә авыручылар санының кимүенә китерүен билгеләде. Хәл тотрыклылангач, яңадан мәктәпкә йөреп уку башланачагы да әйтелде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның югары әзерллек режимына үзгәрешләр кертү турындагы указына ярашлы хәзер киңкүләм спорт чараларына белешмә һәм сертификат булган очракта гына кертәчәкләр. Ә стадионнар 30 процентка гына тулы булачак.
Киңкүләм чаралар 500 кешедән артык булмаганда гына рөхсәт ителә. Барлык киңкүләм чараларга вакциналану турында сертифитка яисә соңгы алты ай эчендә инфекция кичергәнлек турында белешмә таләп ителә.
Галина Пермина чикләүләрнең вакытлы кертелүен билгеләде. Белгеч ассызыклавынча, әле коронавирус һәм сезонлы инфекцияләр йоктыручыларның артуы күзәтелә, ә вакциналау темплары төште. Вакциналанучылар күбрәк булган очракта, авыручыларның азрак булачагын билгеләде ул.
Денис Слепов әйтүенчә, Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка кереп, сертификатның электрон вариантын алырга була. Сертификатның дөреслеге QR-код белән раслана. Кергән урында контролерлар аны смартфон ярдәмендә тикшерәчәк.
Брифингта кыска вакытка кергән хезмәтләндерү оешмаларына 72 сәгать эчендәге ПЦР тест нәтиҗәсен дә күрсәтеп кереп булу турында әйтелде. Мәсәлән, массаж, СПА-салоннар, косметик кабинетлар һәм башкалар.
Ни өчен вакциналанганнар да авырый соң? Брифингта бу сорау да яңгырады. Максим Забелин әйтүенчә, вакциналанганнар гомум авыручылар санының 4 процентыннан да артык түгел. Сәламәтлегендә тайпылыш, авыр патологияләре булган кешеләр, вакциналануга кармастан, авырырга мөмкин. Ләкин инфекцияне чагыштырмача җиңел үткәрә. Йогышлы авырулар госпитальләрендә вакциналанганнар 0,3 проценттан да артык түгел.
Фото: Ләйсән Якупова.