+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 октябрь 2021, 15:30

Янә 22 гомерне ковид өзде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 68 797гә җитте. Тәүлек эчендә тагын 488 якташыбызда инфекция теркәлде.  

Янә 22 гомерне ковид өзде...
Янә 22 гомерне ковид өзде...

Әле республика дәваханәләрендә 846 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 521 пациент 60 яшьне үткән.
42 кешенең хәле авыр, 17 пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
6 639 якташыбыз амбулатор дәвалана, алар арасында 4 270 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 208 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 59 607.
Тәүлек эчендә янә 22 якташыбыз COVID-19 корбаны булды. Барлыгы вафат булучылар саны 1 705кә җитте. Аларның 1 423е 60 яшьне узган.
Соңгы тәүлектә тагын 163 кешегә пневмония диагнозы куелган. 127 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 192 867 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 6 490.
Республикага Covid-19дан 1 855 308 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 1 299 326 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 70 проценты).
1 192 901 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән.
Бер тәүлектә 2 751 кеше прививка ясаткан.

Фото: mlgazeta.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: