-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 октябрь 2021, 20:15

Башкортстанда ковид яңа антирекорд куйды...

Бер тәүлектә 27 якташыбызның гомерен COVID-19 өзде. Республикада коронавирус корбаннары 1 732гә җитте. Алар арасында 60 яшьне узучылар — 1 449 кеше.

Башкортстанда ковид яңа антирекорд куйды...
Башкортстанда ковид яңа антирекорд куйды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 69 294кә җитте. Тәүлек эчендә тагын 497 кешедә инфекция теркәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 791 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 507 пациент 60 яшьне үткән.
37 кешенең хәле авыр, 12 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 6 607 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 005 пациент 60 яшьтән өлкән.
Бер тәүлектә 557 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 60 164.
Бер тәүлектә тагын 204 кешегә пневмония диагнозы куелган. Бер тәүлектә пневмониядән савыгучылар саны - 218.
Барлыгы республикада яңа короанвирус инфекциясенә 4 205 343 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 12 476.
Башкортстанга Covid-19дан 1 855 308 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 1 301 720 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 71 проценты). 1 193 984 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 3 477 кеше прививка ясаткан.

Фото: gazeta.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: