-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 октябрь 2021, 21:05

Ковид яңа туган сабыйларны да аямый

Covid-19 өлкәннәрне дә, яшьләрне дә кызганмый.

Ковид яңа туган сабыйларны да аямый
Ковид яңа туган сабыйларны да аямый
Covid-19 өлкәннәрне дә, яшьләрне дә кызганмый.

Өченче һәм дүртенче дулкынга балалар эләгә. Узган ел коронавирус инфекциясе белән авыручы балалар саны аз булса, быел бу күрсәткеч берничә тапкыр арткан. 2020 елның 31 декабрендә 0 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балаларда ковид ның 1580 ьчрагы булса, бүгенге көндә, 1 гыйнвардан 5 октябрьгә кадәр, авыруның 6 100 очрагы теркәлгән, пандемия башланганнан бирле 7680 очрак.
Агымдагы елның июленнән яңа туган балаларда коронавирус инфекциясе очраклары артты. Шуның белән бәйле рәвештә, бу категория пациентлар өчен Уфаның 17нче шәһәр клиник балалар дәваханәсе базасында йогышлы авырулар госпитале ачу турында карар кабул ителде.
Элегрәк мондый очракларда балалар әниләре белән бергә Республика клиник дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә дәвалана иде.
17нче шәһәр клиник балалар дәваханәсендә йогышлы авырулар госпитале эшли башлаганнан бирле 39 яңа туган бала килгән, 24 кечкенә пациент савыгып чыккан.
Бүлектә яңа туган пациентларга Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа коронавирус йогышын профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау буенча вакытлы методик тәкъдимнәре (актуаль версиядә) нигезендә неонатология профиле буенча махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтелә, - дип билгеләде 17нче шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Нурсилә Әбсәләмова.
- Территория «пычрак» һәм «чиста» территорияләргә зоналаштырылган. "Чиста" зонага керү санитар үткәргеч аша башкарыла. "Пычрак" зонадан чыгу юлы - шлюз аша. "Кызыл" зонада эш саклагыч комбинезонда, бүректә, FFP3 саклау классы респираторында, саклагыч күзлекләрдә, бахиллаларда, медицина перчаткаларында алып барыла.
- Медицина оешмасының йогышлы авырулар бүлегендә 11 видеокамера урнаштырылган, 9ы – палаталарда, 2се – коридорда, - дип хәбәр итте Нурсилә Әбсәләмова. - Ата-аналар белән Zoom платформасында балаларның торышы турында әңгәмә алып барыла. Бу безгә дә, үз балалары турында борчылучы ата-аналарга да бик уңайлы.
- Сovid-19га ПЦР-анализның тискәре нәтиҗәсен алганнан соң, сабый яңа туган балалар паталогиясе бүлегенә дәвалануга күчә, – дип хәбәр итте ул.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: