+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 октябрь 2021, 11:40

Ковидка каршы чаралар үтәләме?

Республиканың һәр районында, шәһәрләрендә ковидка каршы рейдлар үткәрү башланды. Хакимият башлыклары, урындагы җитәкчеләр, аларның урынбасарлары үзләре сәүдә объектларына һәм оешмаларга чыгып, коронавирус таралу буенча таләпләр үтәлешен тикшерә.  

Ковидка каршы чаралар үтәләме?
Ковидка каршы чаралар үтәләме?

Мәсәлән, кичә Авыргазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Айгөл Шакирова җитәкчелегендәге төркем Толбазы авылында санитар кагыйдәләр үтәлешен тикшерде. Барлык оешмаларның да ковидка каршы чараларга җитди каравы ачыкланды. Кайберләрендә кечкенә җитешсезлекләр бар. Оешма җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләргә дистанция саклау буенча билгеләрне яңартырга, вирус йоктыруны кисәтү буенча мәгълүматлар урнаштырырга кушылды.
Бишбүләк районында да санитар режимны тикшерү оештырылды. Район хакимияте башлыгы Артур Зарипов социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Алексей Данилов белән учреждениеләрне йөреп чыкты. Рейд барышында керү режимы, дезинфекция чаралары булу, битлекләр куллану, термометрия үткәрү тикшерелде.
Кызганычка каршы, коронавирус белән бәйле хәл көннән-көн катлаулана бара. Инфекция таралу буенча рекомендацияләрне төгәл үтәү һәм вакцианалану бик мөһим.

Фото: vk.com/officialbiz?z=photo-172931042_457242778%2Fwall-172931042_3900

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: