-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 октябрь 2021, 10:50

Авылга башкала табиблары килде!

Дүртөйле районы торак пунктлары буйлап “Сәламәтлек поезды” үтте.Республика Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән Башкортстан буенча менә өченче ел инде “Сәламәтлек поездлары” йөри. Алар “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында тормышыбызга килеп керде. Акциянең максаты изге – мөмкин кадәр күбрәк пациентларга үз вакытында ярдәм күрсәтү, инфекцион булмаган хроник авыруларны башлангыч чорында ук ачыклау. Быел әлеге акция 19 апрельдә старт алып, шушы көннәрдә тәмамланды.

Авылга башкала табиблары килде!
Авылга башкала табиблары килде!

Халыкка медицина ярдәме күрсәтүне киң колач белән алып бару өчен мобиль “Сәламәтлек поездлары” республикабызда алты маршрут буенча эшләде. Бу мед­экспедиция составына 25 автомобиль, 158 табиб, шул исәптән Башкорт дәүләт медицина университеты һәм республикабыз башкаласының “Ана һәм бала” клиник госпитале белгечләре керде.
“Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елы”нда мондый автопоезд Дүртөйле районында ун көннән артыграк эшләде. Бу вакыт эчендә ак халатлылар районның дүрт авылында булды, бихисап медицина тикшеренүләре үткәрде. Авыл кешеләре заманча җиһазларда маммография, флюорография узды, йөрәген тикшертә алды, кан анализы бирде, коронавирус инфек­циясенә каршы прививка ясатты.
Әңгәсәк, Исмаел, Мәскәү, Семилетка авылларында гомер кичерүче яше-карты сәламәтлеген җентекле тикшертү мөм­кинлеген алды. Күчмә поликлиника белән бу авылларга терапевт, акушер-гинеколог, кардиолог, невролог һәм стоматолог килделәр.
— “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясен оештырган өчен республикабыз җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез, — ди пациентлар. — Без, авыл кеше­ләренең күбесе, бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләребездән аерыла алмыйча, табибларга баруны кичектереп киләбез, гәрчә болай яшәүнең сәламәтлеккә бер дә яхшы булмавын белсәк тә. Ә менә “Сәламәтлек поезды” безнең өчен бик уңайлы: башкала белгечләре авылыбызга үзләре килә, аларга язылып, юллама алып йөрисе юк, паспорт һәм полисыңны гына аласың да барасың! Барлык төр медицина тик­шеренүләре дә бушлай.
Дүртөйле районы үзәк дәваханәсенең баш табибы Айдар Хәмәтов әйтүенчә, 6-17 сентябрьдә “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе барышында районда 1700 кеше медицина тикшеренүе үткән. Бу вакыт эчендә генә дә 40 кеше үзендә артериаль гипертензия икәнлеген ачыклаган, 10 кешедә шикәр чире, ә менә 5 пациентта яман шешнең иртә стадиясе табылган. Теге яки бу авыруны ор­ганизмда ныклап тамыр җәйгәнче ачыклап, дөрес дә­валану алганда уңай нәтиҗәгә өмет итәргә булуы беркемгә дә сер түгел. Бу күзлектән караганда, “Сәламәт­лек поездлары” искиткеч кирәкле һәм файдалы эш башкара.
“Киләчәктә дә “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе дәвам итәр дип ышанабыз”, — диде аның кысаларында медицина ярдәме алучылар.
Шул ук вакытта. “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе башланганнан бирле Башкортстанда 56920 кеше “Сәламәтлек поезды”нда булган, 33676 медицина тикшеренүе үткәрелгән.

Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: