+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 октябрь 2021, 10:55

Куркыныч вакытта тудыгыз шул, сабыйлар...

Әниләре 14 баланы видеоэлемтә аша гына күзәтә ала.

Куркыныч вакытта тудыгыз шул, сабыйлар...
Куркыныч вакытта тудыгыз шул, сабыйлар...

5 октябрь иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, 17нче Уфа балалар дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә расланган COVID-19 белән 14 яңа туган бала ята.

Сабыйлар әниләреннән башка йогышлы бүлектә торалар. Яшь әниләргә сабыйны күзәтү өчен палатада урнаштырылган веб-камерага керү мөмкинлеге бирәләр. Кызганычка каршы, балаларның нинди хәлдә булуы турында мәгълүмат юк.

Видеоэлемтә чаралары ярдәмендә ата-аналар биредәге табибтан кечкенә пациентның хәле турында сорый ала. Чыннан да, бу заман афәте яңа туган сабыйларны да кызганмый.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: