+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 октябрь 2021, 14:50

Тәүлек эчендә — 28 үлем...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 69 830га җитте. Тәүлек эчендә тагын 536 якташыбызда инфекция барлыгы ачыкланды.

Тәүлек эчендә — 28 үлем...
Тәүлек эчендә — 28 үлем...

Әле республика дәваханәләрендә 812 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 506 пациент 60 яшьтән өлкән.
36 кеше авыр хәлдә, 12 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
6 423 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 005 пациент 60 яшьне үткән.
Бер тәүлектә 671 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 60 835.
Кызганычка каршы, короанвирустан көннән-көн күбрәк гомерләр өзелә бара. Тәүлек эчендә тагын 28 якташыбызның COVID-19 корбаны булуы теркәлде. Барлыгы республикада бу инфекөиядән вафат булучылар саны 1 760ка җитте, аларның 1 475е 60 яшьне узган.
Бер тәүлектә 177 кешегә пневмония диагнозы куелган. 233 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 221 622 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 16 279.
Башкортстанга Covid-19дан 1 864 308 доза вакцина кайткан. 1 компонент белән 1 308 894 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 70,2 проценты).
1 199 640 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 12 830 кеше прививка ясаткан.

Фото: informugra.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: