+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 октябрь 2021, 17:55

Баш табиблар Радий Хәбировка ачык хат язган

Башкортстан дәваханәләренең баш табиблары республика җитәкчесе Радий Хәбировка 65 өлкәннәр өчен үзизоляция кертү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.  

Баш табиблар Радий Хәбировка ачык хат язган
Баш табиблар Радий Хәбировка ачык хат язган

Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсе, Зубово авылы һәм Стәрлетамак шәһәренең клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәкләре филиалларының баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов социаль челтәрләрдә ачык хат бастырган. Документка төбәкнең башка медицина учреждениеләренең тагын алты баш табибы кул куйган.
«Кайвакыт инде күңел төшә, әмма без бер-беребезгә ярдәм итәбез, нык торырга тырышабыз. 65 яшьтән өлкәнрәкләр аеруча күп китә. Хроник авырулары булган кешеләр дә китә. Һәм алар барысы да прививка ясатырга өлгермәгән яки теләмәгән, - дип язалар алар хатта. - Коронавирус бик мәкерле авыру, әгәр кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына һәм реанимациягә эләккән икән, фаразларны берәү дә бирә алмый. Сез табибларның нинди газап кичерүен күз алдына да китерә алмыйсыз, барлык реанимация гамәлләре кабул ителгән кебек, дәвалауның мөмкин булган барлык беркетмәләре беткән, әмма пациентны коткарып булмый».
Табиблар сүзләренә караганда, җәмгыятьтә шактый көчле «прививкага каршы» кәеф хөкем сөрә һәм көн саен коронавирустан үлүчеләр саны арта бара. Шуңа күрә табиблар Башкортстан Башлыгына «мәкерле вирустан иң якланмаган кешеләр турында кайгыртырга» дигән үтенеч белән мөрәҗәгать иткән.
«Без хроник авырулары булган 65 яшьтән өлкән кешеләрне үзизоляцияләргә мәҗбүр итәргә кирәк дип саныйбыз. Әйдәгез, пандемиянең чираттагы дулкынын мөмкин кадәр азрак корбаннар саны белән үтү өчен чаралар күрик. Без, табиблар, ялгыз гына бу авыр мәсьәләне хәл итә алмаска мөмкинбез", - диелә документта.

Фото: mybryansk.ru

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: