Күпфункцияле миграция үзәге һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Башкортстан Республикасындагы эш яки уку аркасында чит ил гражданнарының коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен 10 000 доза вакцина кайтаруга контракт төзелде. Китерү график буенча бара.
Хәзерге вакытта 2 640 доза "Спутник Лайт" вакцинасы кайтарылган инде. Үзәктә вакциналау 29 сентябрьдән башланган.
Миграция үзәге җитәкчесе Раян Миһранов:
- Безнең үзәк базасында чит ил гражданнары медицина тикшерүе үтә. Нәтиҗәдә, без аларда туберкулез, сифилис, вич, коронавирус инфекциясен ачыклыйбыз. Шулай ук кызамыктан прививка үткәрәбез, күптән түгел коронавирустан да прививка ясый башладык.
Без "Спутник Лайт" вакцинасын 10 мең доза күләмендә сатып алдык һәм инде вакциналау башланды. Сәламәтлек саклау министрлыгы безне чит ил гражданнарын - хезмәт мигрантларын вакциналау буенча вәкаләтле оешма итеп билгеләде.
Мигрант теркәлү уза, аннары табиб белән мәҗбүри әңгәмә үтә, каршылыклар булмаганда, вакциналау уза, медицина хезмәткәре күзәтүе астында махсус билгеләнгән холлда ярты сәгать көтә, шуннан соң алар эшкә урнашырга китә.
Без аларны күзәтәбез, кирәк булганда ярдәм итәбез.
Вакциналангач, алар, шулай ук, Федераль регистрга кертелә. Граждан үз сертификатын Русиянең теләсә кайсы төбәгендә күрсәтә һәм аның вакциналануын исбатлый ала.
Инде вакциналанган кешеләр бар һәм бездә бу сертификатларның дөреслеген тикшерү мөмкинлеге бар.
Бездә шул исәптән аңлату эшләре дә уза, һәм алар аңлы рәвештә вакциналана.
Әгәр дә коронавирус инфекциясе булган кешеләр ачыкланса, алар изоляцияләнә һәм кирәк булганда йогышлы авырулар дәваханәсенә озатыла.