Бакалы районы Иске Балыклы авылы фельдшеры Илвира Гарифуллинаның һәр эш көне авылдашларының хәлен белешүдән башлана. Ул авырып киткәннәргә беренчел ярдәм күрсәтә, кирәк булганда, авыруларны район үзәк дәваханәсенә юллый.
- Авылдашларыбызның күпчелеге пандемия аркасында килеп туган хәлне яхшы аңлый һәм коронавирустан вакцина ясаталар. Иске Балыклы халкының 70 проценты вакциналанды. Беренчеләрдән булып ирле-хатынлы Әхмәтовлар – Рәсимә Галихан кызы һәм Рәис Шәйгардан улы прививка ясатты. Шулай ук Флүзә Шәймәрданова, Эльвира Зыязетдинова, Ирина Юнысова, Любовь Шумаева, Рәмзия Хафизова, Алевтина Кашаева, Халидә Шәрәфетдинова үрнәк күрсәттеләр. Күпбалалы Гарифуллиннар гаиләсендә дә һәркем прививка ясаткан.
Иске Балыклының мобиль чаты аша Илвира Гарифуллина авылдашларына коронавирусны профилактикалау турында, вакциналау барышы хакында хәбәрләр җибәреп тора.
Фото: автор