+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 октябрь 2021, 13:40

Коронавирусның яңа дулкынына ничек әзерләнергә?

Табиб-терапевт Елена Игнатикова менә нинди киңәшләр бирә.

Коронавирусның яңа дулкынына ничек әзерләнергә?
Коронавирусның яңа дулкынына ничек әзерләнергә?
Русия төбәкләрендә коронавирус белән авыручылар саны арта. Табиб-терапевт Елена Игнатикова коронавирустан саклану өчен һәркем үтәргә тиешле саклык чаралары турында сөйләде. Ул билгеләвенчә, иң тәүдә сәүдә үзәкләрендә йөрмәскә һәм ковидтан саклану өчен битлек кияргә кирәк.
Русиялеләргә элек киңәш ителгән барлык саклык чараларын да үтәү мөһим, бу вакцина ясаткан кешеләргә дә кагыла, диде табиб. Беренче чиратта, күләмле чараларга бармаска һәм сәүдә үзәкләренә йөрмәскә кирәк. Терапевт әйтүенчә, товарларны өйгә китереп бирү сервисыннан файдаланырга була.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, җәмәгать урыннарында һичшиксез битлек кияргә, аны ике-өч сәгать саен алмаштырып торырга кирәк.
Шулай ук кулларны дөрес итеп юу да саклануның яхшы чарасы булып тора, ди табиб.
Ковидтан саклануның иң нәтиҗәле ысулы - вакцина ясату, дип исәпли табиб.

Фото: Pixabay.com

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: