+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 октябрь 2021, 16:15

Сәүдә үзәкләре вәкилләре яңа чикләүләр уңаеннан кешеләргә мөрәҗәгать итте

Уфаның сәүдә үзәкләре вәкилләре килүчеләрне эпидемиягә каршы кертелгән кагыйдәләрне аңлап кабул итәргә чакырды. Алар 12 октябрьдән сәүдә үзәгенә керү хокукы коронавирустан вакциналау үтү турында сертификат, соңгы ярты ел эчендә кичерелгән авыру турында белешмә яки ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе турында документ булган кешеләрдә генә калачак, дип искәртте.  

Сәүдә үзәкләре вәкилләре яңа чикләүләр уңаеннан кешеләргә мөрәҗәгать итте
Сәүдә үзәкләре вәкилләре яңа чикләүләр уңаеннан кешеләргә мөрәҗәгать итте

Алар яңа чикләүләр чорына әзерлекнең ничек баруы турында сөйләде, шулай ук шәһәр халкыннан үзләренә һәм якыннарына игътибарлы булуны сорадылар. Әйтик, «Кәрвансарай» сәүдә-күңел ачу комплексы идарәчесе Руслан Галин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта антиковид чараларның үтәлешен контрольдә тоту — бердәнбер котылу юлы.
«Без 12 октябрьдән указда сәүдә үзәкләренә кагылышлы кертелә торган үзгәрешләрнең мәҗбүри чара икәнен аңлыйбыз һәм алар куелган максатларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанабыз. «Кәрвансарай»да хәзер дүрт ишек эшли, һәркайсында температура тикшерүен үткәрәләр, битлек режимын үтәүне контрольдә тота торган сак посты тора», - дип билгеләп үтте ул.
«Аркада» сәүдә үзәге идарәчесе Альбина Кунафина җитәкчелекнең килүчеләр өчен бүген үк кисәтүләр белән өстәмә белдерүләргә заказ бирүен әйтте.
«Һәр ишектә битлек, температура режимын тикшерә торган сакчы тора, яңа указның 12 октябрьдән үз көченә керүе белән танышбыз, сатып алучыларны, барлык килүчеләрне өч документ буенча кертәчәкләр. Бүген өстәмә рәвештә барлык белдерүләргә заказ бирдек. Якынча 10ында барысы да керү төркемнәрендә эленәчәк. Ә 12 октябрьгә без гамәлләр алгоритмын уйладык, сатып алучылар һәм килүчеләр ягыннан проблемалар булмас дип өметләнәбез», - диде ул.
«МЕГА» сәүдә үзәге территориясендә керү урыннарында автоматик термометрия системасы эшли. Үзәк директоры Екатерина Малешина сүзләренә караганда, биредә шулай ук җәмәгать куллану урыннарын дезинфекцияләү интенсивлыгы арткан һәм һава алыштыру көчәйтелгән.
«Без ситуацияне игътибар белән күзәтәбез һәм үзәкнең эше турында рәсми сайтта даими рәвештә мәгълүматны яңартуны дәвам итәбез, ә безнең кунакларны сәламәтлек саклау органнары рекомендацияләренә иярергә чакырабыз», - ди ул.
Вакциналанмаган гражданнар өчен этаплап чикләүләр кертү — иммунлаштыру темпларын тизләтүнең бер ысулы. Шулай ук 12 октябрьдән шәхси музейларда, күргәзмә залларында, китапханәләрдә, театрларда, кинотеатрларда, концерт залларында һәм мәдәният сарайларында яңа чаралар гамәлгә керәчәк.

Фото: irkutskinform.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: