+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 октябрь 2021, 18:00

Тәүлек эчендә ковид яңа антирекордын куйды...

Тагын 30 якташыбыз инфекциядән савыга алмады. Башкорстанда ковид корбаннары 1 790г җитте. 1 504е 60 яшьне узган булган.  

Тәүлек эчендә ковид яңа антирекордын куйды...
Тәүлек эчендә ковид яңа антирекордын куйды...

Бер тәүлектә республикада тагын 576 кешедә коронавирус ачыкланды. Барлыгы инфекция ачыкланган кешеләр саны 70406га җитте.
Пандемия башыннан алып 61367 кеше савыккан. Барлыгы савыгучылар саны — 532.
Әле республика дәваханәләрендә 879 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 566 пациент 60 яшьне үткән.
37 кешенең хәле авыр, 18 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
6 370 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 116 пациент 60 яшьтән өлкән.
167 кешегә пневмония диагнозы куелган. 242 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада барлыгы яңа коронавирус инфекциясенә 4 239 101 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 17 479.
Башкортстанга Covid-19дан 1 891 848 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 1 316 618 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 69,5 проценты).
1 205 317 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 13 401 кеше прививка ясаткан.

Фото: m24.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: