Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив штаб утырышы йомгаклары буенча, коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә, югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Указның яңа редакциясе нигезендә музей, күргәзмә заллары, китапханәләр, сәүдә үзәкләре, матурлык салоннары, косметика, СПА-салоннар, массаж салоннары, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар, җәмәгать туклануы биналарына керергә, шәһәрара автобусларда һәм «Орлан» шәһәр яны поездында йөрергә COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат яки алты ай эчендә коронавирус кичерү турында белешмә, шулай ук 2021 елның 27 октябренә кадәр – ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе булганда гына мөмкин булачак.
27 октябрьдән әлеге биналарга бару һәм шәһәрара транспортта йөрү өчен COVID-19га каршы вакциналау үтү турында сертификат яки алты ай эчендә кичерелгән коронавирус турында белешмә тапшырырга кирәк. Тискәре ПЦР-тест турында белешмә гамәлдә булмаячак.
Оператив штабта катнашучылар яңа норма үз көченә кергәнче мондый озайлы вакыт чикләрен халык вакциналанырга һәм тиешле сертификат алырга өлгерсен өчен билгеләде.