-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 октябрь 2021, 14:25

32 якташыбыз вафат, 50 кеше авыр хәлдә, 17 пациент аппаратта...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 71 023кә җитте. Тәүлек эчендә тагын 615 кешедә инфекция теркәлде.  

32 якташыбыз вафат, 50 кеше авыр хәлдә, 17 пациент аппаратта...
32 якташыбыз вафат, 50 кеше авыр хәлдә, 17 пациент аппаратта...

Әле республика дәваханәләрендә 986 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 591 пациент 60 яшьне үткән.
50 кешенең хәле авыр, 17 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
6 244 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4 143 пациент - яшьтән өлкәнрәк.
Бер тәүлектә 604 кеше инфекцияне җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 61 971.
Тәүлек эчендә 32 якташыбыз COVID-19дан савыга алмыйча дөнья белән хушлашкан. Барлыгы вафат булучылар саны - 1 822. Аларның 1 534е 60 яшьне узган булган.
Бер тәүлектә 239 кешегә пневмония диагнозы куелган. 234 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 4 255 634 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 16 061.
Республикага Covid-19дан 1 891 848 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 1 325 308 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 70 проценты).
1 211 642 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 15 015 кеше прививка ясаткан.

Фото:
hainanlife.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: