-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 октябрь 2021, 11:25

Баш табиб: “Өлкәннәрне саклап калып була”

Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсе, Зубово һәм Стәрлетамактагы клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәкләре филиалларының баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов Башкортстан медикларының өлкән яшьтәге гражданнар өчен үзизоляция кертү үтенече белән мөрәҗәгать итеп язган хаты турында фикерен әйтте.

Баш табиб: “Өлкәннәрне саклап калып була”
Баш табиб: “Өлкәннәрне саклап калып була”

«Бүген ковид-госпитальләрдә бик күп пациентлар 65 яшьтән өлкән. Һәм алар, нигездә, вакциналанмаган. Вакциналанган пациентлар, кагыйдә буларак, реанимациягә барып җитми. Вакциналанганнарның 2 процентка якыны гына стационарда. Ә менә вирустан, чыннан да, вакциналанмаган кешеләр генә үлә. Прививка ясатучылар арасында бездә үлем очраклары бөтенләй юк, - диде Азат Мөхәммәтҗанов. — Без өлкәннәребезне саклап калырга телибез һәм аларга вакцина ясарга яки үзизоляцияләнергә тәкъдим итәбез, чөнки нәкъ менә алар бүген зарарлану хәвефенә ия, өстәмә авырулары булса аеруча. Вирус нәкъ менә шушы яшьне аямый, шуңа күрә үз-үзеңне изоляцияләү, өйдә булу, ә иң яхшысы — вакциналауга бару һәм барлык уңайлы урыннарга ирекле йөрү — нигезле, дөрес үтенеч".

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: