+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 октябрь 2021, 17:55

Башкортстан дәваханәләре яңа автомобильле булды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың 9 медицина учреждениесенең баш табибларына 13 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле ачкычлары тапшырды.  

Башкортстан дәваханәләре яңа автомобильле булды
Башкортстан дәваханәләре яңа автомобильле булды

Яңа техника федераль бюджет акчалары исәбенә сатып алынган. Яңа машиналар республика ашыгыч медицина ярдәме станциясенә һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгенә, Күмертау, Сибай, Нефтекама һәм Октябрьский дәваханәләренә, шулай ук Мәсәгуть, Иглин, Балтач һәм Белорет үзәк район дәваханәләренә юл тотачак.
– Без Республика көне алдыннан автомобиль ачкычларын тапшырабыз. Ашыгыч ярдәм автопаркы алга таба яңартуны таләп итә. Якындагы ике-өч ел дәвамында бу эшне төгәлләячәкбез һәм кешеләргә ярдәмгә бөтен кирәкле медицина җиһазлары белән җиһазландырылган заманча, уңайлы машиналар чыгачак. Барлык табибларга – сезнең коллегаларыгызга рәхмәт белдерәсем килә. Хәзер вакыт җиңел түгел, ә сез кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен алгы сызыкта торасыз. Һәм, әлбәттә инде, барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм — Республика көне белән котлыйм, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы табиблар белән аралашу вакытында COVID-19дан вакциналау темпларын арттыру зарурлыгына игътибар итте. Республика вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, санитар-эпидемиологик хәвефсезлек максатларында вакциналанмаган халык өчен чикләү чараларын этаплап кертү нәтиҗәсендә көн саен 1000 кешегә күбрәк прививка ясала – вакциналау күрсәткечләре арта башлаган.
Төбәк җитәкчесе авыруларны транспортлау һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән яңа автомобильләр белән танышты. Алар дефибрилляторлар, электрокардиографлар, ЭКГны теркәү мөмкинлеге булган үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратлары, кандагы глюкоза концентрациясен үлчәүче һәм башка медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.
Радий Хәбиров махсус машина йөртүчеләргә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, пандемия вакытында күчмә бригадаларга аерым йөкләнеш төшүен билгеләп үтте.

Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/146317.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: