Киңәшмә барышында Ранис Рәис улы залның тулылыгы элеккечә 100 процент дәрәҗәдә калуына игътибар итте. Шулай ук, министр урынбасары сүзләренә караганда, 18 яшькә кадәр балалар әлеге учреждениеләргә югарыда күрсәтелгән документларны тапшырмыйча гына да, медицина битлеге булганда. йөри алалар.
«Бу чаралар коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау өчен күрелә. Вакциналау бүген COVID-19 белән көрәштә бердәнбер нәтиҗәле чара булып кала бирә", - дип билгеләп үтте Ранис Алтынбаев.
4 октябрьдән чикләү чаралары гамәлдә булган муниципаль кинотеатрлар һәм «Родина» кинотеатры вәкилләре кинотеатрларга йөрүчеләрнең кимүен ассызыклады. Әмма кабул ителгән чаралар COVID-19га каршы күмәк иммунитет эшләүгә ярдәм итәргә тиеш.
Кинотеатрлар вәкилләре алда бәйрәм яллары уңаеннан үз тамашачыларын тамашаларга көтеп торуларын билгеләп үтте. Әйтергә кирәк, хәзер Русия прокатында башкорт режиссеры Айнур Әскәровның «Ел гаиләсе» фильмы бара.