+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 октябрь 2021, 12:20

Римма Үтәшева: “Вакциналанмыйсыз икән, өйдә утырыгыз”

Республиканың Ковидка каршы ситуацион үзәге координаторы, Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева «Өлкәннәр коронавирустан прививка ясатмаган икән, өйдә утырырга тиеш», - дип белдерде.  

Римма Үтәшева: “Вакциналанмыйсыз икән, өйдә утырыгыз”
Римма Үтәшева: “Вакциналанмыйсыз икән, өйдә утырыгыз”

«Мин республика медикларының 65 яшьтән өлкәнрәк булган, вирустан иң якланмаган гражданнарга үзизоляцияләүгә китүне йөкләү турындагы тәкъдимен хуплыйм. Хәзер бөтен кешегә дә авыр: нәкъ менә өлкән һәм прививка ясатмаган кешеләр ятучы ковид-госпитальләрдә эшләүче медикларга, пациентларның үзләренә авыр. Вирус корбаны булган туганнарын, якыннарын югалтучыларга авыр. Бу карарны әле иртәрәк кабул итәргә кирәк иде дип саныйм. Әгәр дә вакциналанмыйсыз икән, өйдә утырыгыз, үзегезне вирустан саклагыз. Мин вирустан курыкмаган, прививка ясатмаган өлкәннәрне аңламыйм. Әгәр барысы да вакциналанса, күмәк иммунитет күптән формалашыр иде инде, авыру кимүгә китәр иде", - дип нәтиҗә ясый Римма Үтәшева.

Фото: https://www.bashinform.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: