-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 октябрь 2021, 11:20

Сәүдә үзәкләренә керү өчен яңа кагыйдәләрне үтәү мотлак

Уфаның сәүдә үзәкләре вәкилләре килүчеләрне һәм якын-тирәдәгеләрне коронавирус йоктыру куркынычыннан саклау өчен барлык кертелгән кагыйдәлерне үтәү үтенече белен мөрәҗәгать итте.  

Сәүдә үзәкләренә керү өчен яңа кагыйдәләрне үтәү мотлак
Сәүдә үзәкләренә керү өчен яңа кагыйдәләрне үтәү мотлак

«Башинформ» агентлыгы башкалада сәүдә үзәкләре вәкилләренә бу хакта фикерләрен әйтүне сорап мөрәҗәгать иткән. "Ирәмәл" сәүдә-күңел ачу комплексы директоры Илдар Хәйбуллин хәбәр иткәнчә, сәүдә үзәге территориясендә керү урыннарында автоматик термометрия системасы эшли, кунаклар өчен кирәкле чараларны үтәү турында өстәмә мәгълүмат урнаштырылган. 12 октябрьдән керү урыннарында контрольлек итүче хезмәткәрләр сәүдә үзәкләренә керүчеләрдән COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат, алты ай эчендә коронавирус кичерү яки ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе турында белешмә соратып алачак.
"Сак хезмәткәрләренең смартфоннары булачак, алар QR-кодны исәпләргә һәм, димәк, мәгълүмат алырга тиеш. Гражданинның шәхесен раслаучы документ соратып алыначак. QR-код юк икән, COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат, алты ай эчендә коронавирус кичерү яки ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе турында белешмә (72 сәгать) гамәлдә. 27 октябрьдән ПЦР-тест, республика Башлыгы указы нигезендә, гамәлдә булмаячак", - диде Илдар Хәйбуллин.
«Планета» үзәгендә әйтүләренчә, кунакның үзе белән вакциналау фактын раслаучы күрсәтелгән документларның берсе, QR-коды яисә тиешле белешмәсе булмаган очракта, «Планета» хакимияте кунакка сәүдә үзәгенә керүдән баш тартырга һәм «Планета»да урнашкан вакциналау пунктында прививка ясатырга киңәш итәргә хокуклы.
«Без сәүдә үзәгенең барлык кунакларын үз сәламәтлеге турында кайгыртырга, битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәргә чакырабыз. Үз ягыбыздан санитар хәвефсезлек чараларын көчәйттек: көн дәвамында җәмәгать зоналарын өстәмә дезинфекциялибез, керү юлында һәр кунакның температурасын үлчибез. Сәүдә үзәге территориясендә вакциналау пункты эшли, анда теләгән һәркем COVID-19дан бушлай вакциналана ала», — дип билгеләп үттеләр «Планета» үзәгендә.

Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: