-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 октябрь 2021, 15:25

"Сынауларга бирешмисез!"

Бәйрәм алдыннан 47 медицина хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

"Сынауларга бирешмисез!"
"Сынауларга бирешмисез!"
“Бүген, безнең төп бәйрәм - Республика көне алдыннан, сезне бу залга хезмәтегез, меңләгән кешенең исән-имин тормышы һәм сәламәтлеге өчен чын күңелдән рәхмәт әйтергә чакырдык”, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров табиблар һәм шәфкать туташларын бүләкләү тантанасы алдыннан.

Аның сүзләренә караганда, әлегә җиңелмәгән пандемия шартларында нәкъ менә медицина хезмәткәрләре - безнең иң чын яклаучыларыбыз һәм ышанычыбыз. "Узган ел бөтен кешелек дөньясы өчен кырыс сынау булгач, пандемия барыбызга да табиб һөнәренең аерым әһәмиятен искә төшерде. Барлык хезмәтләр, иҗтимагый оешмалар, волонтерлар сезгә ярдәм итәргә тырышты. Ләкин төп йөкләнеш барыбер сезнең җилкәләргә ятты", - диде ул.

Ул билгеләвенчә, авырулар саны артуы шартларында безнең клиникалар яңадан тулы мобилизация режимына күчә. "Узган ел рекордлы срокларда ике заманча COVID-госпиталь төзедек. Ә хәзер Урал аръягында һәм республиканың көнбатышында тагын ике инфекцион дәваханә төзү турында уйлыйбыз. Алар безнең дәваханәләрне планлы дәвалау өчен бушатырга мөмкинлек бирәчәк.

Ковидка каршы ситуацион үзәк гамәлдә булуын дәвам итә. Без сезнең белән прививкага каршы кәефләр белән көрәшәбез. Республикада халыкның коллектив иммунитетын формалаштыру өчен 2 миллионнан артык кешене вакциналарга кирәк. Әлегә без бу күрсәткечкә барып җитәлмәдек.

Бүгенге хәл кешеләрнең прививка пунктларына мөрәҗәгатен тизләтте. Һәм без вакциналау темплары үсешендә яхшы сикереш көтәбез», - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: