+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 октябрь 2021, 12:20

Валентин Павлов: “Вирус белән көрәшүнең ысулы берәү”

Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов үзенең коллегаларының өлкән яшьтәге кешеләр белән бәйле хәлгә карата позициясен һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров адресына 65 яшьтән өлкән гражданнар өчен изоляция кертү турында ачык хатны хуплады.  

Валентин Павлов: “Вирус белән көрәшүнең ысулы берәү”
Валентин Павлов: “Вирус белән көрәшүнең ысулы берәү”

«Башинформ» агентлыгына ректор аңлатып узганча, Русиядә соңгы вакытта вакциналау һәм ревакциналау темплары кимегән. Шул ук вакытта күп кенә илләр, 100 процентлы вакциналауга ирешеп, инде ревакциналау ясый башладылар.
«Чөнки бүген, эпидемиягә каршы барлык чаралардан тыш, коронавирус инфекциясенә каршы көрәшнең бердәнбер ысулы — вакциналау һәм ревакциналау, - дип билгели ректор. – Бүгенге көндә без коллектив иммунитетка ирешмәдек, шуңа бездә авырулар саны, үлем саны арта».
Валентин Павлов Башкортстанда бер генә вакциналанган кешенең дә вафат булмавын ассызыклый.
"Вирус агрессивракка әйләнде, ул мутацияләнде. Элек урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр авырса, бүген яшьләр, балалар да авырый. Авырулар санының артуы эшкә яраклы яшьтәге гражданнар исәбенә бара, ә үлүчеләр – өлкән буын кешеләре исәбенә. Дөресен генә әйткәндә, бер тәүлек эчендә һәлак булган 25 кешенең 20се – өлкән яшьтәге кешеләр», — ди Валентин Павлов.
Ул республика халкын вакциналанырга, шулай ук “Роспотребнадзор” күрсәтмәләренең дөрес һәм тайпылышсыз үтәргә чакырды.
"Пандемия чорында һәр ярты ел саен ревакциналанырга кирәклеге фәнни яктан расланган. Авырып китсәк тә, җиңел формада авырып китәбез. Һәм, әлбәттә, бүген инде лаеклы ялда булган кешеләргә инфекция йоктырмас өчен янә үзизоляция режимына китәргә кирәк. Безгә моны булдырмаска, вакциналауга мөмкин кадәр күбрәк барырга, ә 65 яшьтән өлкән кешеләргә үз-үзеңне изоляцияләргә кирәк".

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: