+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 октябрь 2021, 15:29

Бер тәүлектә - 23 кеше

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 72 650гә җитте.

Тәүлек эчендә тагын 627 якташыбызда инфекция барлыгы ачыкланды.

Әле республика дәваханәләрендә 1034 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 635 пациент 60 яшьтән өлкән. 55 кеше авыр хәлдә, 24 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

5 663 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 3 965 пациент 60 яшьне үткән. Бер тәүлектә 1 137 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 63 108.

Кызганычка каршы, тәүлек эчендә тагын 23 якташыбызның COVID-19 корбаны булуы теркәлде. Барлыгы республикада бу инфекциядән вафат булучылар саны 1 845кә җитте, аларның 1 554е - 60 яшьне узган.

Бер тәүлектә 254 кешегә пневмония диагнозы куелган. 202 кеше пневмониядән савыккан.

Башкортстанга Covid-19дан 1 891 848 доза вакцина кайткан. Беренче компонент белән 1 338 992 кеше вакциналанган (барлык вакциналарның 70,7 проценты).
1 221 742 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән. Бер тәүлектә 23 784 кеше прививка ясаткан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: