-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 октябрь 2021, 21:04

Ковид госпитальләрдә хәлләр ничек?

Мондагы хәлләрне ишеткәч, чәчләр үрә тора.

Госпитальдә ятучы Мовсес Еприкянның үпкәсе 90 процентка зарарланған, ул бу күрсәткеч буенча рекордчы. Ул үзаллы сулыш та ала, сөйләшә дә алмый. Табиб Вадим Гәлиәхмәтов белән бер атна дәвамында алар бер-берсен ым белән аңлрга өйрәнгән инде.

Ковид-госпитальләрдә чынлап та буш палаталар юк. Кислород алу мөмкинлеге булсын өчөн коридорларда да махсус урын эшләгәннәр. Коронавирус мутацияләнә, шуңа күрә авыр хәлдә килгән пациенттар саны арта. Аларның 95 проценты – прививка ясатмаган.

Республикада коронавирус инфекциясен йоктырганнар саны 71 меңгә җитте. Көн дә 600дән артык кеше өстәлә бара. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә 250 урын бар һәм алар җитми.

Реанимация бүлекчәсе дә тулган, 17 кеше ята. Аларда үпкә зарарлануы 23 проценттан 95 процентка кадәр.

Республика клиник дәваханасендәге ковид-госпиталь җитәкчесе Гөлшат Фәтхуллина сөйләвенчә, коронавирусның дүртенче дулкыны башкалардан аерыла. Пациентларның 80 проценты тын алалмый килә һәм аларга шунда ук кислород кирәк.

– Пациентларны дәвалау бер ел элекке белән чагыштырганда авыррак, - ди ул.

Коронавирус көннән-көн агрессиврак була бара. Табиблар бишенче дулкын килә ди. Шул ук вакытта республикада вакциналау күләме артмый. Прививканың ике компонентын да 1 миллион 200 мең кеше ясаткан. Коллектив иммунитет булдыру өчен бу саннарны 1,5 тапкыр арттырыга кирәк.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: