-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 октябрь 2021, 11:28

"Вакцина ясату - җаваплылык"

Тәтешле районы укытучысы Рәдилә Хәбипова шулай ди.

"Вакцина ясату - җаваплылык"
"Вакцина ясату - җаваплылык"

- Кызганычка каршы, пандемия озакка килгән афәт булып чыкты, ул аерым кешеләрнең генә түгел, бөтен илнең, дәүләтләрнең планнарын астын-өскә китерде. Кешеләр бу чирдән күпләп кырыла. Африка илләрендә чыккан эбола, Мексикадагы дуңгыз гриппы яки Көньяк Америкадагы Зик вирусы кебек, пандемиядән үлүчеләр санын телевизордан гына карап бармыйбыз хәзер - чир үзебезнең арада, аны авыр кичерүчеләр, кызганычка каршы, җиңеп чыга алмаучылар да бик күп. Әле тегендә, әле монда ковидтан үлгән танышларыбыз турында ишетәбез. Шуңа да бу чирне эләктермәс өчен бер генә юл кала - ул вакцина ясату.

Мин укытучы булып эшлим, көн саен балалар, коллегалар, ата-аналар белән очрашырга туры килә. Шуңа да мин чир эләктермәс һәм башкаларга йоктырмас өчен аның бердәнбер юлын күрәм - ул вакцина ясату. Шөкер, вакцина белән проблема юк, аның бер генә түгел, ә берничә төре тәкъдим ителә. Бүгенге көндә вакцина ясату "җаваплылык" сүзе белән тиңдәш тора, дисәм дә хата булмас. Үзебезне саклау һәм башкаларга чир йоктырмауның бердәнбер чарасын мин прививка ясатуда күрәм.

Безгә бу афәтне бергәләп җиңәргә кирәк, шуның өчен һәркем озакка сузмыйча, вакцина ясатсын иде, элекке тормышка кайтасы, балаларны дистанцион рәвештә түгел, күзгә-күз карап укытасы килә, - дип сөйләде ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: